Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Коронавирус яңа төр алдаулар китереп чыгарырга мөмкин

Мошенниклыкның әллә ничә төре барлыгын барыбыз да беләбез. беләбез алданабыз. Әле безне дә алдарга күп сорамыйлар. Ә өлкәннәр...

Өлкәннәрнең сәламәтлеген, тынычлыгын кайгырту максатыннан, район эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре олыларга да, өлкәннәргә дә, яшьләргә дә артыгы булмас, дип сак булырга кушалар.

Ни өчен дигәндә коронавирус, дип  күпләп сатып алучылар барлыкка килде. Аптекаларда, кибетләрдә кирәк-яраклар беткәләп тә  тора. Имеш-мимеше дә күп тарала. 

    - Соңгы вакытта антисептиклар, хлорлы катнашмалар тәкъдим итүчеләр бар. Билгеле инде бушка түгел, артык бәягә. Һавачистарткычлар дип теләсә нәрсә сатулары да ихтимал. Өегезгә керсәләр дә, шалтыратып тәкъдим итсәләр дә, алмагыз. Алданмагыз, кирәк булса кибетләрдән, аптекалардан сорагаз, - диләр белгечләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев