Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Көзге каникуллар

Икенче атнадан мәктәп­ләрдә көзге каникуллар башлана. Бәхетсезлек очрак­ларын кисәтү максатыннан, әти-әниләрнең исенә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төшереп үтәсе килә.

Иң мөһиме – балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотыгыз. Тынычлыгыгыз өчен йортыгызга (фатирда) янгын чыкканын белдерүче приборлар урнаштырырга һәм утсүндергечләр куярга кирәк. Шулай ук йорттагы электрүткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерергә киңәш итәбез. Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, балаларны гадәттән тыш хәлләрдә үзүзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Өйдә күзгә күренеп торган урыннарда ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре номерларын язып кую да зыян итмәс.

Балаларга ут белән шаяруның нинди фаҗигагә китерергә мөмкинлеген аңлатыгыз. Янгын чыккан очракта, өйдә качмаска, киресенчә, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәк икәнлеген аңлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз кадырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен, газ плитәләрен һәм башка ачык ут чыганакларын карауны беркайчан да йөкләмәгез.

Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта «01», «101», «112» номеры буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз.

Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев