Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Кәрәзле элемтә, интернет челтәрендә камилләшкән социаль мошенниклык профилактикасы

Әле яңа гына редакциябезгә район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе Марат Әмиров килеп, аңлату эшләре алып барды.

Мошенниклык турында ишетмәгән, алар тарафыннан алданмаган кешеләр сирәк калып барган кебек тоела хәзер.  Барын да беләбез кебек, тик бушка киләсе акча гел кызыктыра. Шулаймы? Марат Әмиров  та шулай ди. 

- Телефоннан акча оттыгыз, дип шалтыратучылар да күп хәзер. Социаль челтәр дә кимен куймый. Бернәрсәне ачык истә калдыруыгызны сорыйбыз. Карта номерларын берәүгә дә бирмәгез. Логин, парольләрне дә берәүгә дә әйтмәгез. Банктан дип  шалтыратучыларны тыңлап та тормагыз. Чын банк хезмәткәрләре сезгә ул сорауны бирмәячәк. Тагын бернәрсәне истә тотарга кирәк, хәзер күп телефонда "мобиьный банк" бар. Ул гадәттә симкага бәйләнгән була. Ә күп кеше симканы алыштырып уйнарга ярата. Икенче кеше ул симканы ала, һәм сезнең банкка килеп керә. Осталар файдалана. Шул рәвешле акчасын югалтучылар да аз булмады. Симка алыштырасыз икән, бәйлелекне өзәргә онытмагыз. ИП.лары булучылар да сак булсыннар. Әтнә районында һәм Питрәчтә булган хәл моның ачык мисалы, ахыр чиктә хуҗалары байтак акчаларын югалтты. Арзанга  сатабыз, дип өегезгә керүчеләргә дә ышанмагыз,  бушка бирмиләр, артык акча алмасалар, алар йөрмиләр дә.  Үз ризалыгыгыз белән биргәч, ярдәм дә итеп булмый. Ике төрле юл белән алдана кеше. Беренчесендә,  акчаны үзе күчерә, икенчесендә, логин, парольне әйтеп бирә. Алдаучылар акчагызны  үзләре урлап алалар, - дип кисәтә тикшерүче.

- Беренче квартал буе халыкка аңлатабыз, сөйлибез, алдану дәвам итә, - дип тә уфтанып куя. Алданмаска тырышыйк!

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев