Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

МЧС кисәткәнне көтәсе юк

Бу көннәрдә көн-төн яуган яңгырлар аркасында, су агымы төрле бина, шәхси йортлар эченә юл алды.

Идән астына, яисә, базга су төште дип зарланучылар күп булды. "Шунысы сәер, грунт сулары түгел, урам ташкыны бәреп керде", - дип зарланыштылар. Сәбәбе гади - кинәт җылытып, яңгыр ява башлады, урамда түгел, өй тирәсендә дә канаулар казылмады. Кая барырга белмәгән су ташкыны каршылыксыз юл аша барып, өйләргә үтеп керде.

Хәзер кичекмәстән канаулар казырга, йорт тирәләрен кардан чистартырга кирәк. МЧС кисәткәнне көтеп торырга кирәкми. Юк дисәләр дә, йорт, бина ышыгында хәйран әле ул кар. Фотода Күәм урта мәктәбенең як-ягын кардан чистарткан вакытны күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев