Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Мошенниклар төрлечә алдалыйлар

Ватсап челтәреннән хәбәр килеп төште. “Сеңелкәш өчен тавыш бирегез әле, конкурста катнаша иде”, – диелгән.

Андый хәбәрләр әледәнәле күзгә чалынгач, өстәвенә, таныш кешедән дә булгач, күңелгә ниндидер шик кермәде. Танышка яхшылык эшлим дип уйладым. Тик тавыш бирү этабына барып җитә алмадым. Бу хәбәргә басуга ук, ул автомат рәвештә минем барлык танышларыма китә башлады.

Моннан нинди зыян килергә мөмкин икән? Төгәл генә әйтеп тә булмый. Кемдер телефондагы бөтен мәгълүматларны алалар дисә, арадан, “онлайн”дагы акчаларыңны салдыралар, диючеләр дә булды. Ахырга кадәр аңлап булмады әле.

Тик шунысы бәхәссез: мошенниклар көннәнкөн остаралар. Конвертлы кәгазь хатка һәм акча янчыгына кире кайтырсың, валлаһи. Кыскасы, фикерем шул : хәзер конкурс дипме яки башка сәбәп белән бертуганым мөрәҗәгать итсә дә, кыл да кыймылдатмыйм.

Бик кирәк булса, шәхсән яныма килеп сорасыннар.

Хәзер мошенниклар алдау ысулының нинди юлларын гына уйлап тапмыйлар. Шаккатмалы, валлаһи. Шунысын да әйтергә онытканмын, тавыш бирүгә баскач, таныш кешегә яхшылык эшлим, дип инде, сезгә код киләчәк, дигән хәбәр дә килеп ирешкән әле бер танышыма.

Тагын бер алдау ысулы, полиция бүлегеннән дип шалтыратучы да булган, хәтта. Көннән-көн шомара бу мошенниклар. Ышандыру, куркыту юлының ниндиләрен генә уйлап чыгармыйлар. Иң мөһиме – югалып калмагыз. Мошенниклар корбаны булып, алар кушкан тәкъдимнәрне үтәмәгез. Бигрәк тә өлкәннәребезгә уяу булырга кирәк. Кемгәдер яхшылык эшлим дип, булган акчаларыгыздан колак кага күрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев