Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Пиротехника белән сак булыгыз

Яңа ел алдыннан төрле пиротехника әйберләрен күпләп сату күзәтелә. Алар белән бәйле бәхетсезлек очраклары да еш күзәтелә.

Хәвеф-хәтәр күп очракта шартлау куркынычы зур булган әйберләр белән дөрес эшләмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Әмма сыйфатсыз продукция куллану

нәтиҗәсендә дә бәхетсезлек очраклары булгалый.

Һәр пиротехник эшләнмәнең сертификаты, җитештерүче заводның исеме, җитештерү датасы, саклау вакыты һәм әйберне куллану кагыйдәләре, җитештерүченең адресы яки телефоны (Россия предприятиеләре өчен) яки күпләп сатучыны (импорт фейерверклар өчен) үз эченә алган рус телендә куллану буенча тәфсилле инструкциясе булу мәҗбүри. Бу эшләнмәнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын гарантияли. Куллану алдыннан инструкцияне игътибар белән укырга кирәк.

Халыкка ирекле сатуда I-III куркыныч класслы фейерверклар гына бар, алар белән эш итү махсус белем һәм күнекмәләр таләп итми. IV һәм V куркыныч класслы пиротехник әйберләр профессионаллар һәм профессиональ пиротехникларга гына сатыла ала.

Петардаларны һәм фейерверкларны эшләтеп җибәргәндә гади генә куркынычсызлык кагыйдәләре:

1. Инструкцияне яхшылап өйрәнегез;

2. Фейерверкларны кабызыр өчен мәйданчык тигез булырга тиеш, аның өстендә агачлар, электр линияләре һәм башка киртәләр булырга тиеш түгел. Моннан тыш, ул торак йортлардан ким дигәндә 50 метр читтә куелырга тиеш;

3. Янган петардаларны кешеләргә һәм хайваннарга ташларга ярамый;

4. Пиротехниканы балаларга куллану тыела;

5. Петардаларны ачык һавада гына кулланырга кирәк;

6. Петардаларны пакетларда гына сакларга кирәк. Кесәләргә петардалар салып йөрергә ярамый;

7. Петарданы һәм фейерверкларны сүтү катгый тыела. Шулай ук фейерверкларны утта яндырырга ярамый;

8. Яндырып җибәргәннән соң, пиротехника өстенә иелмәгез. Әгәр дә петарда эшләмәсә чыбыкны тикшерергә яки тагын бер тапкыр яндырырга тырышмагыз;

9. Фейерверкларны фатирларда, йортлар янында һәм кечкенә территорияләрдә эшләтмәгез;

10. Яндырып җибәргәннән соң, петарданы кулыгызда тотмагыз.

Биналарда, төрле корылмаларда, шулай ук түбәләрдә, балконнарда һәм лоджияләрдә, шартлау һәм янгын куркынычы булган объектлар территориясендә, электр линияләре янында, концерт һәм тантаналы чаралар үткәргәндә сәхнә мәйданчыкларында, мәдәни мирас объектлары, тыюлыклар, заказниклар һәм милли парклар

территорияләрендә пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Шулай ук яраклылык вакыты чыккан, эксплуатацияләү буенча инструкция һәм туры килү сертификаты булмаган әйберләрне кулланырга ярамый.

Экстремаль хәл булганда, бу турыда ашыгыч хезмәтләр телефоны аша 01, 101 яки 112 хәбәр итегез. Исегездә тотыгыз! Пиротехник әйберләр кулланганда бәхетсезлек очракларының күбесе җавапсызлык һәм уйламыйча эш иткәннән килеп чыга.

Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев