Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Биектау территориаль бүлеге кисәтә

Рәсми хәбәр: саклану кагыйдәләре

Кытай Халык Республикасында (КХР) яңа коронавирус белән бәйле хәлләр уңаеннан, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Биектау территориаль бүлеге грипп, коронавирус инфекциясе һәм башка һава юлы белән тарала торган авыруларны йоктырмас өчен гигиена чараларын үтәвегезне сорый һәм кисәтә.


Грипп, коронавирус инфекциясе һәм башка төр вируслы авырулар (ОРВИ) таралу чорында саклану кагыйдәләре.

- Теләсә кайсы җәмәгать урыннарында, транспортта булганнан соң, кулларны  юарга,
- ишек ручкаларына, акчаларга, җәмәгать техникасына тотынганнан соң,
эш урыныннан кайткач, кулларны җентекләп юарга, кимендә 20
секунд,

- борынны тоз изотоник эретмәсе белән юарга.
 - Йөзләргә, күзләргә -  сабынлап юылган куллар белән генә кагылырга. Су һәм сабын белән юу мөмкинлеге булмаганда, кулларны чистарту өчен спирт белән эшкәртелгән салфеткалар һәм бер тапкыр гына кулланыла торган салфеткалар тотарга.
-  Кеше күп булган урыннарда бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре кияргә. Масканы 2-3 сәгать саен  алыштырырга кирәк. 
-  Кеше күп булган урыннарга барсагыз, чәчләрегезне җыйнап барыгыз, чөнки чәчләр зарарлану куркынычын арттыра.
     Вирус билгеләре күренгән, авыру, ютәлләгән, төчкергән кешеләр булган җиргә бармаска тырышыгыз. Барырга туры килсә, саклану чараларын төгәл үтәгез.
-  Ишекләргә, ишек тоткаларына, транспорт ишегендәге тоткаларга бик тотынмаска тырышыгыз.
-  Кул биреп күрешү, үбешү һәм кочаклашуны да  чикләргә кирәк.
Биналарны, бүлмәләрне ешрак җилләтергә.
-  Уртак сөлгеләрдән файдаланмаска.

    Вируслы авырулар һава аша тарала, сакланган очракта гына сәламәтлекне саклап була,  шуны онытмагыз.

Авырмагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев