Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге кисәтә

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.01.2020 n2 66 карары нигезендә коронавирус ( 2019-nCoV) әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы йогышлы авырулар исемлегенә кертелгән.

Инфекциянең таралуын чикләү өчен без ниләр белергә һәм ниләр эшләргә тиеш:

***Мөмкинлек булганча, өйдә калырга, шул исәптән эшкә, укуга бармаска, кибет, даруханәләргә, җәмәгать урыннарына, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга чыгып, җәмәгать транспортыннан файдаланудан баш тартырга, шәхси элемтәләрдән качарга тиеш. Бу кагыйдәләрне сезнең гаиләгезнең барлык әгъзалары да үтәвен сорыйбыз. Сезнең балаларыгызны мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөртмәвегезне  сорыйбыз

***Барган булсагыз, кыска гына вакыт эчендә сез яңа коронавирус инфекциясе белән авырган илгә килүегез турында медицина учреждениесенә хәбәр итәргә мөмкин.

***Әгәр сезгә больничный  яки белешмә рәсмиләштерергә кирәк икән, йортка сырхауханәнең табибын чакыртырга кирәк, сез йогышлы һәм яңа коронавирус  белән авыру куркынычы булган илдән килгәнсез, дип күрсәтелә.

***Йогышлы авыруның беренче симптомнары (салкын тию күренешләре, шул исәптән ютәл, тән температурасы күтәрелү, һава җитмәү) барлыкка килгән очракта, сезнең яки Сезнең белән яшәүче кешеләргә кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк. Һәм сезгә күптән түгел генә яңа коронавирус инфекциясе белән чирләү һәм йогу куркынычы булган илдән әйләнеп кайтуыгыз турында табибка әйтергә кирәк булачак. Медицина учреждениесенә йөрүгә  һәм бер генә очракта да үз-үзеңне дәвалануга юл куймаска кирәк.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнарында территориаль бүлеге

Ф.Кадимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев