Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Саклану һәрвакыт кирәк

Апрельнең соңгы көннәрендә Урта Аты авылында торак йортта янгын чыкты

Янгын нәтиҗәсендә йорт яшәү өчен яраксыз булды, ә хуҗа кеше янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә омтылып, кулын, йөзен һәм аркаларын пешерде. Хәзерге вакытта Арча район больницасында дәвалану уза. Шуңа да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабат исегезгә төшерәбез.

– Урын-җирдә беркайчан да тәмәке тартмагыз. Алкоголь һәм сигарет – янгынның ярдәмчеләре.

– Электр җиһазларын беркайчан да утка тыккан килеш күзәтүсез калдырмагыз.

– Ут чыбыкларының төзеклеген тикшереп торыгыз. Газ җиһазларын күзәтүсез калдырмагыз.

– Газ һәм мич җиһазларын кулланганда сак булыгыз. Төтен морҗалары, вентиляция каналлары, йортлардагы каты ягулыкта яки газ белән эшли торган мичләр, плитәләр билгеле срокларда тикшерелеп торырга тиеш.

– Мичне артык кыздырмагыз. Мич тирәсенә тиз кабынучан әйберләр куймагыз.

– Балаларны күзәтүсез калдырмагыз.

– Йортта янгынны үз вакытында ачыклау өчен автоном төтен янгын хәбәрчесе (АДПИ) куегыз. Хәзерге вакытта, янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча, шәхси торак йортларда АДПИ урнаштыру мәҗбүри. Шулай ук йортта янгын сүндергеч һәм башка беренчел янгын сүндерү чаралары да булырга тиеш.

Ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары: «01», «101», «112» ЕДДС, «02», «102», «03», «103», «04», «104», 2-20-01 – Әтнә янгын сундерү бүлеге; 3-23- 82 – Яңа Шашы авылының янгын сүндерү бүлеге.

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев