Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Салют аттырган өчен 800 мең сум штраф

Татарстанда янгын куркынычсызлыгы буенча махсус режим кертелде.

Гражданнарның сәламәтлеген һәм гомерен саклау максатыннан,  Татарстанда янгын куркынычсызлыгы буенча махсус режим кертелә. Ул 2024 нче елның 24 декабреннән 2025 нче елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итә. Аның кысаларында пиротехник җайланмалар, халыкча әйткәндә, шартлаткычлар куллану тыела. Физик затлар өчен штраф күләме – 10-20 мең сум, җаваплы затларга – 30-80 мең сум, юридик затларга – 400-800 мең сум тәшкил итә. Әлеге режим буенча «Шәһри Чаллы»га Үзәк районның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе Ришат Тимерханов аңлатма бирде.
«Федераль һәм Татарстан республикасы законнары нигезендә кабул ителгән махсус режим Яңа елга кадәрге һәм Яңа елдан соңгы вакыт аралыгында түбәндәге урыннарда 3 класска караган пиротехника  (салютлар, ракета, фестиваль шарлары) куллануны тыя: сәнәгать, транспорт инфроструктурасы (автомобиль юлларыннан кала) һәм ягулык-энергетика комплексларыннан 500 метр ераклыкта; шәхси йортлар, автомобиль юллары, кеше күп җыелган урыннардан, авыл хуҗалыгы һәм коммуналь хуҗалыклардан, күпфатирлы йортлардан 30 метр ераклыкта. Шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итәбез, үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен куркыныч астына куймагыз. Шартлаткыч җайланмалар белән мавыкмагыз», – ди белгеч.

Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев