Әтнә таңы

Янгыннарның сәбәбе – эчкечелек һәм тәмәке тарту

Ел саен меңләгән кеше гомерен өзүче янгыннар булып тора. Янгын статистикасы күрсәткәнчә, янгынның төп сәбәбе – кеше факторы, нәкъ менә ут белән саксыз эш итү. 2018 ел эчендә безнең илдә янгыннарда 8 меңгә якын кеше үлгән һәм төрле тән җәрәхәте алган.

Реклама

Антон СОТОВ, Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы
Тәмәке тарту Россиядә булган янгыннарның 10 %ына сәбәп булып тора. Еш кына кешеләр исерек килеш йоклаган вакытта, сүндерелмәгән тәмәкедән үлә. Тәмәке көйрәү ялкын тәэсиреннән генә түгел, ә яну продуктлары белән агуланудан да үлемгә китерә. Янгын үзе сизелерлек булмаска да мөмкин, әмма яну материалларыннан бүленеп чыга торган продуктлар бик агулы була, нәтиҗәдә, кеше агулана һәм үлә.
Алкоголь кеше баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итә, кеше уяулыгын югалта һәм саксызга әверелә. Тәмәке төпчекләрен балконнан ташларга ярамый, алар күрше балконга эләгергә мөмкин, шуның аркасында янгын чыга. Хәмер кулланганнан соң, еш кына кешеләр азыкны плитәдә калдыралар, аны сүндерергә оныталар, нәтиҗәдә, янгын чыга. Исерек хәлдә булганда кешеләр мич ягулары, төрле көнкүреш приборлары эшләп торуы турында оныталар. Кеше ваемсызлыгы һәм саксызлыгы  янгыннарның гына төп сәбәбе түгел, ә олылар һәм балалар үлеменә китергән башка бәла-казаларның да сәбәбе булып тора.
Сезгә үз йортларыгызда чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан тыелырга киңәш итәбез. Үз йортларыгызда янгын хәбәрчеләре урнаш­тырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чык­кан очракта уятачак. Шулай ук өйдә ут сүндергеч тә булырга тиеш.
Исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Янгын турында шалтырату өчен телефон номерлары «01», «101» «112».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: