Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

"Тагын бер анализны гриппка тикшертергә җибәрдек" - Гонконг штаммы нәрсәсе белән куркыныч

Алдан белеп, әзер торсак яхшы. Чөнки бу төр грипп куркыныч.

      Кышкы чор - респиратор йогышлары белән авыручылар санын арттыру өчен идеаль вакыт. Грипп вирус патологиясен тәшкил итә, аны кузгатучы еш кына яңа штаммнар хасил итә. Быел районыбызда теркәлгән гриппның бер очрагы ( икенче очракны тикшерүгә җибәрдек) - Гонконг гриппы штаммы. Ул Россиягә Кытайдан килгән, анда беренче тапкыр узган гасыр уртасында теркәлгән.

A Hong Kong (H3N2) тибындагы грипп вирусы иң куркынычлардан санала. Әлеге инфекциягә иммунитет юк, шуңа күрә һәркем авырырга мөмкин. Профилактик максат белән күпләп вакцинация үткәрергә кирәклеген аңлаткан идек. Тик вакцинаны бар кеше дә кадатмады. Теркәлгән авыру да вакцинация ясатмаган. Аның хәле уртачадан авыррак санала.

Ни беләбез без бу грипп турында

Авыру яңа туган сабыйлар, кече яшьтәге балалар, хроник патология белән авыручылар, булачак аналар өчен аеруча куркыныч санала. Нәкъ менә шул төр арасында тормыш өчен куркыныч өзлегүләр барнлыкка килә. Еш кына грипптан соң пневмония, отит, плеврит һәм бронхит, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары ялкынсынуы барлыкка килә.

Инфекциянең үзенчәлекләре

     Гонконг гриппының эпидемиясе көчле башлануы белән аерылып тора. Югары температура йогынтысында ул тиз үлә. Инфекцияне таратучы булып авыру кеше тора. Тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч бу чор уртача 4-7 көн дәвам итә. Ютәл, сөйләшү һәм төчкерү вакытында һава-тамчы юлы белән инфекция тарала. Гонконг гриппының кыска инкубация чоры-1-2 көн.

Билгеләре күбесенчә гриппның башка төрләренә охшаш. Тән температурасының кинәт кенә 40 градуска кадәр һәм югарырак күтәрелүе авыруны сагайтырга тиеш. Аның күңеле болгана, башлары, күз алмалары, тамаклары авырта, борын тыгыла, йокысызлык борчый, коры ютәл, төчкерү интектерә. борын һәм колакларын сала, тамакка сала. 3-4 көн эчендә авыруга ашыгыч медицина ярдәме кирәк була. Аннан соң симптомнар азрак кими башлый. Гадәттә 5 көн эчендә бизгәк юкка чыга, кәеф яхшыра, тамак авыртуы, ютәл кими.

Катлаулану

Теләсә кайсы йогышлы авыру кеше организмын какшата һәм аның тормышы өчен куркыныч тудыра. Гонконг гриппын вакытында һәм дөрес дәвалау булмаганда авыр өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин: йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, пневмония, бронхит, синусит...

Дәвалау

Әгәр патологиянең беренче билгеләре барлыкка килсә, урынга яту шарт, аерым бүлмәгез булса бигрәк яхшы, һәм күп сыеклык эчәргә кирәк, кеше күп булган җәмәгать урыннарына йөрмәскә тырышыгыз. Югары температура булганда табиб чакырырга кирәк. Бары тик квалификацияле һәм тәҗрибәле белгеч кенә авыруның стадиясен билгели һәм гриппны дәвалау өчен киңәшләрен бирә. Алай булмаганда авырту озакка сузылырга мөмкин, ә авыр өзлегүләрне үстерү куркынычы күп тапкыр артачак.

Балалар, йөкле хатыннар , картлар һәм хроник авыртулары булганнар аерым күзәтү астында булырга тиеш. Урында яту организмның бөтен көчен микробларга каршы көрәшкә юнәлтергә ярдәм итәчәк. Аяк өсте йөрү аеруча куркыныч. Бердән үзегез өчен, икенчедән, сез авырту таратасыз.

Өйдә дәваланып, үтәлергә тиешле таләпләр:

Дәвалану үлән чәе, морс, компот эчү, дөрес туклану, тиешле дарулар эчүдән гыйбарәт. Табиб күрсәтмәсенең һәр пункты үтәлергә тиеш.

Үзегез таза-сау вакытта вируска каршы препаратлар, температура төшерә торган «Парацетамол», «Ибупрофен» дарулары, «активлаштырылган күмер" маскалар, лимоннар алып куйсагыз яхшы.

Нинди үләннәрегез бар, С витамины кергән катырылган җиләк-җимешләрне дә кул астына куегыз. Авырмасагыз бик яхшы, авырсагыз эзләп йөрисегез булмас. Сәламәт булыгыз.

Азат Гыймадиев,

район үзәк больницасының табиб-эпидемиологы.

С. Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев