Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Таләпләрне үтәү кирәк

Җәйге чорда эссе һәм җилле һава шартларында ел саен янгыннар, шулай ук анда һәлак булучылар һәм тән җәрәхәтләре алучылар саны арта бара.

Кагыйдә буларак, бу чорда коры үлән, чүп-чар санкцияләнмәгән рәвештә яндырыла.
Фаҗигагә юл куймау максатыннан, янгын куркынычсызлыгының түбәндәге таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк:
— сүндерелмәгән тәмәке һәм шырпыны үләнгә ташламагыз;
— биналар һәм корылмалар янында, шулай ук урманпарк зоналарында учаклар якмагыз;
— ризык әзерләү өчен мангаллар һәм башка җайланмалар кулланмагыз;
— бензин, керосин һәм башка ягулык матдәләре белән сеңдерелгән материалларны ташлап калдырмагыз;
— пиротехник эшләнмәләрдән файдаланмагыз;
— балаларның ут белән шаяруына юл куймагыз.
Исегездә тотыгыз, ут белән саксыз эш итү кеше корбаннарына һәм матди зыянга китерә.
Ильяр Гыймадиев, Әтнә һәм Арча районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев