Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

Почтабызга менә шундый хат килде. Сакланыйк, дуслар!

Синоптикларның фаразлары буенча, агымдагы  елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә кар, урыны белән буран, бозлавык, көчәйгәндә   20 метрга кадәрге җил көтелә.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда бик игътибарлы булырга чакыра. Машина йөртүчеләр катлаулы һава шартларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне сайларга тиеш. Машина йөртүче  хәрәкәт өчен куркыныч туганда,  тизлекне транспорт чарасы тукталышына кадәр киметү өчен мөмкин булган чаралар күрергә тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә юлга каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгу  куркыныч икәнлеген онытмагыз. Куркынычсызлык каешларын үзегезгә дә эләктерергә онытмагыз һәм куркынычсызлык каешларын эләктергән пассажирларны гына йөртегез.

Балаларны алгы утыргычта  - 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр  авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган  махсус утыргычлар  кулланып йөртү кирәк.

Шулай ук, Дәүләт автоинспекциясе балаларны җиңел автомобильдә  йөрткәндә балалар өчен тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итә

Арыганыгызны сизәсез икән, кичекмәстән туктап ял итеп алырга онытмагыз.

      Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә зур саклык таләп ителә.

Җәяүлеләр бары тик җәяүлеләр  өчен каралган кичү юлы буенча гына  һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына йөрергә тиеш.

Юлны чыгар  алдыннан тукталырга, барлык транспорт чараларының туктавына һәм үткәрергә әзер булуына инанырга һәм шуннан соң гына машиналар йөрү өлешенә керергә кирәк. 

Юл аркылы бала белән чыкканда,  һичшиксез, аны кулга алырга кирәк.

Яктылыкны кире кайтаручы элементлар булган кием-салым кияргә киңәш итәбез һәм әлеге предметларны транспорт чараларын йөртүчеләр күрерлек булырга тиеш. 

      Дәүләт автоинспекциясе юлга чыгучыларны үзгәргән һава шартларын исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, туклану, җитәрлек ягулык запасы  алырга  чакыра. Юлда  уйламаган  хәлләр килеп чыккан очракта ярдәм сорап дәүләт автоинспекциясенә 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев