Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Татарстанда көчле җил вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерәләр

Республикада якындагы 2-3 сәгать эчендә һава торышы начарлануы көтелә.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һәм кунакларына көчле җил вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. Бу турыда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Якындагы 1-3 сәгать эчендә, көндез 2 майда һәм төнлә 3 майда Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяктан бик көчле җил көтелә, көчәйгәндә секундына 20-25 метр тизлек белән исәчәк, - дип сөйләделәр министрлык матбугат хезмәтендә.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җил көчәйгәндә, өйдән чыкмаска киңәш итә. Урамда юл билгеләре, элмә такталары, йорт түбәләре һәм зур агачлардан ераграк торырга кирәк. Электр тапшыру линияләре астында булу аеруча куркыныч.

Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә баруны кичектерергә кирәк. Трассада куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, кискен маневрлар киңәш ителә.

Җәяүлеләргә юлда аеруча игътибарлы булырга, хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлга чыкмаска, шулай ук яктылык кайтаручы элементлар булган киемнәр кияргә киңәш ителә.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/02/185615/

С.Мингатина фотоосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев