Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Республикада көчле яңгырлар, яшен, секундына 24 метр тизлектә исүче җил көтелә.

Республика территориясендә давыл турында кисәтү игълан ителде.

Татарстан Гидрометүзәге фаразлавынча, 23 апрельдә 15 сәгатьтән 24 апрельдә 2 сәгатькә кадәр яшен, секундына 24 метр тизлектә исүче җил көтелә, яңгыр һәм боз явуы көтелә.

Чәршәмбе, 24 апрельдә, актив атмосфера фронтының йогынтысы сакланачак. Төнлә Татарстанның күпчелек территориясендә, ә көндез көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм боз явуы фаразлана. 

Пәнҗешәмбе, 25 апрельдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә 3-8 градуска кадәр суытачак, көндез термометр баганалары 14-19 градустан югары булмаячак.

Алдан фаразлар буенча, җомга, 26 апрельдә, республика антициклон перифериясендә булачак, явым-төшем ихтималы аз. Шимбә көнне, 27 апрельдә, атмосфера фронты йогынтысы зонасында урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез һава  +16 +21градуска кадәр җылыначак.

Исегезгә төшерәбез, 18-23 апрельдә Татарстанда аномаль эсселек аркасында давыл турында кисәтү гамәлдә-уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-15 градуска югарырак. Аномалиянең сәбәбе Балкан циклоны дип атала.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев