Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Тиздән җәйге каникуллар!

Антон Сотов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы

Янгын күзәтчелеге бүлеге әти-әниләргә һәм балаларга көнкүрештә һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтә.
Җәйге каникуллар вакытында аеруча балалар куркынычсызлыгына игътибар бирергә кирәк. Җәен балаларның буш вакытлары күп бу­ла. Күп вакыт балалар тирә-юньгә нинди зыян килгәнен дә уйламыйча, шырпы, зажигалкалар белән уйнарга мөмкиннәр. Балаларның бу шаяруы бик зур бәлә-казалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм балаларга үрнәк күрсәтергә өндибез.
Күренеп торган урында гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез.
 Чөнки күп балалар коткару хезмәтенең телефонын белмиләр. Балагыз хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып үзенең кайда, нинди адрес буенча, нинди хәл булганлыгын аңлата белергә тиеш. Ут белән шаяруның куркыныч икәнен искәртеп торыгыз. Көнкүреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен өйрәтегез. Электр чыбыкларын вакытында алыштырыгыз. Бу эшне профессио­налларга ышанып тапшырыгыз. Янгыннар килеп чыгуның төп сәбәпләренең берсе булып төзек булмаган электр үткәргеч тора.
Баланы йортта үзен генә калдырырга туры килгән очракта газ һәм электр приборларын сүндерергә онытмагыз, зажигалка һәм шырпыларны ераккарак алып куегыз!
Белешмә
Янгын килеп чыккан очракта 101, 112 номерлары аша хәбәр итәргә кирәклеген әйтегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев