Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Әтнәдә талпан кадалучылар бар

Татарстан Республикасы территориясендә җылылар башлану белән үк куркыныч йогышлы авырулар, шул исәптән энцефалит вирусын (КВЭ) таратучы талпаннарның үрчүе көчәя, дип язган идек

        Җәй җитеп көннәр җылынуга, тәнгә талпан кадалу куркынычы арта. Кисәтүгә игътибар биреп җиткермибезме, менә шул талпан тәнгә кадалгач, нәрсә эшлисе иде әле, дип баш ватабыз.

Андый хәлдә калсагыз, үзебезнең Әтнә районында булсагыз, бернәрсә дә эшләргә кирәкми, тәнгә керә башлаган талпанга кагылмыйча, аны исән-имин килеш, тартып чыгармыйча, район үзәк больницасына алып килергә кирәк.

"Тоташ килеш талпанны алу җайлырак. Бездәге талпаннар куркыныч түгел, алар анализ белән тикшергәндә тискәре нәтиҗә бирә. Быел талпан кадалган 4 кешенең анализы  зыянлы булмады. Безнең территория куркынычсыз зона санала, менә бер кеше балык тотарга барган җирдән ияртеп кайтты. Ул талпан куркыныч, анализы уңай нәтиҗә бирде. Ул кешегә иммуноглобулин кададык. Аның беренчесе 4 көн эчендә кадала. Талпан кадалган очракта, квалификацияле медицина ярдәме алу өчен, якындагы профилактик-дәвалау медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу бик мөһим.Талпаннардан саклану өчен – куаклыкка барсагыз тәннең бөтен өлешен капларлык итеп киенергә кирәк. Башка кияргә дә онытмагыз", - дип кисәтә табиб-эпидемиолог Азат Гыймадиев. 

Куркыныч  талпан булган зоналар исемлеген соңрак бирербез.

Сүрия Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев