Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Төзексез электр үткәргечләр - янгыннарның төп сәбәбе!1

Әтнә районында янгыннар электр үткәргеченең кыска ялгануы аркасында ешрак була.

Еш кына иске электр үткәргечләр янгын килеп чыгуга сәбәпче була, чөнки бөтен электротехника продукциясенең гарантия срогы бар. Шуннан соң көнкүреш техникасы сафтан чыга, ә электр үткәргечләр үз изоляциялеген югалта, изоляция таркала һәм алга таба электр үткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килә. “Борылма” алымы белән тоташтырылган иске электр үткәргечләр дә янгынга китерә. Чөнки “борылма” урыны вакытлар белән окислаша һәм бу урында чыбыклар кызалар һәм яна башлыйлар. Моннан чыгып, йортларда, мунчаларда һәм башка ишегалды корылмаларында иске электр үткәргечләрен үз вакытында алыштырыгыз, бу эшне профессионалларга ышанып тапшырыгыз. Шулай ук елына кименә бер тапкыр барлык розеткаларны, сүндергечләрне һәм бүлгеч тартмаларын тикшерергә кирәк. Әгәр алар җылына икән, димәк, алар төзек түгел, бәлки тоташтыра торган болтларын гына тыгызларга гына кирәктер. Электр челтәренә артык көчәнеш ясарга ярамый. Куәтле көнкүреш приборларын бер электр розеткасына тоташтырырга кирәкми. Электр чыбыклары , дым һәм башка механик йогынтылардан котылып калу өчен, гофрда яки махсус кабель каналында булырга тиеш. Иң яхшысы изоляциясе янмый торган электр чыбыкларын куллану.

Йорттагы электр үткәргечләренең төзек булмавы һәм аның җылыну билгеләре: җылынган электр вилкалары яки розеткалар; янган резина исе, көйгән ис чыгу; саклагыч автоматның сүнүе. Әгәр дә сез сәер чатнаган тавыш ишетәсез икән, төтен исе сизгәнсез икән, розеткалар ялкынлавын күрдегез икән , шунда ук электрны сүндерегез, тиз арада янгыннан саклау хезмәтен чакырыгыз һәм янгынны сүндерү чараларын күрегез. Әгәр утны туктата алмасагыз, шунда ук янган бинадан чыгыгыз. Исегездә тотыгыз, электрны су белән сүндерергә ярамый! Йортыгызда порошклы яки углекислотлы янгын сундергеч булдырырга тырышыз. Бинаны тулысынча электр утыннан өзеп һәм шуннан соң янгынны сүндерү буенча чаралар күрү куркынычсызрак. Әгәр төтен яки башка куркыныч факторлар аркасында бүлмәдә торып булмый икән, шунда ук бу бинадан урамга чыгыгыз. Исегездә тотыгыз, теләсә кайсы документны торгызырга була, ә сезнең тормышны юк! Янгынны ачыклау өчен сезгә автономияле янгын белдерүчесе ярдәм итәчәк, ул янгын чыккан очракта сигнал чыгарачак, шуның аркасында сез янгын турында үз вакытында белерсез.

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Сафин Р.Р

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев