Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Урып-җыю вакытында саклык чаралары күрегез

Белешмә Басуларда эшләгәндә сак булыгыз. Янгын чыккан очракта бу хакта кичекмәстән янгын сүндерү бүлегенә «01», «101», «112» телефон номерлары аша хәбәр итегез.

Антон Сотов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы
Урып-җыю вакытында камылларны, урак калдык­ларын яндыру, ачык ут белән файдалану, тәмәке тарту тыела, шулай ук кырларда һәм алар янында учак­лар тергезү тыела.
Исерек хәлдә булган затларны эшкә кертү тыела. Басуларда урып-җыю техникасы эшенә аерым игътибар бирергә кирәк.
Оешма җитәкчеләре урып-җыюда катнашкан кешеләр белән янгынга каршы инструктаж үткәрүне оештырырга, урып-җыю агрегатларын һәм беренчел янгын сүндерү чаралары (барлык типтагы комбайннар һәм тракторлар – 2 янгын сүндерү җайланмалары, 2 штыклы көрәк) һәм төзек янгын сүндергечләр белән тәэмин ителергә тиеш.
Тыела:
– урып-җыю вакытында ягулыгы, май һәм суы ага торган двигательле техника эше;
– ачык капотлы яки капотсыз тракторларны, үзйөрешле шассиларны һәм автомобильләрне куллану, трактор һәм автомобиль двигательләре радиаторларындагы тузанны паяль лампалар белән яндыру;
– автомобильләрне янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылмаган һәм төнлә яктыртылмаган махсус мәйданчыклардан тыш, кыр шартларында заправка ясау.
Теләсә-нинди ут чы­га­накларының басуларга эләгүенә юл куймагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев