Якындагы сәгатьләрдә давыл көтелә
Сак булыгыз!
Якындагы берничә сәгатьтә Татарстан территориясендә бик көчле төньяк-көнчыгыш, көнчыгыш җиле исәчәк. Аның тизлеге секундына 26 метрга җитүе ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Җилнең мондый тизлеге давыл дип бәяләнә.
Синоптиклар кисәткәнчә, кайсыбер районнарда начар һава торышы көн буена сакланачак.
Татарстан халкына бик кирәк булмаган очракта торак пунктлардан читкә чыгып йөрми торырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев