Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Янгын чыкты, кеше һәлак булды

Хәвеф-хәтәр аяк астында

Хөрмәтле гражданнар, 2019 елның 1 февраль төнендә Арча районының Мирҗәм авылында шәхси йортта янгын чыкты. Янгын урынына беренчеләрдән булып Апаз һәм Шушмабаш авыл җирлекләренең ирекле янгыннан саклау бүлекчәләре килде.

Килгән вакытта шәхси йорт тулысынча янып беткән иде, ут күрше ишегалдына һәм корылмаларга таралып бара иде. Кызганычка каршы, корбаннарсыз да булмады. Янгын нәтиҗәсендә 1963 елгы ир-ат фаҗигале рәвештә һәлак булды, торак йорт һәм каралты корылмалар юкка чыкты, ут күршеләргә дә зыян китерде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлак булган ир-ат берүзе яшәгән, янгын алдыннан кич белән күршеләре аны исерек хәлдә күргән. Төнге вакытта чыккан янгыннар саны ешайганнан ешая бара, бу исә кешеләрне бик уңайсыз хәлдә калдыра. Ә төнлә янгын чыккан вакытта кешеләр исерек хәлдә булса, янгыннан котылу мөмкинлеге бик аз була.

Гражданнар, алкогольле эчемлекләр белән артык мавыкмагыз , янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, үз йортларыгызда һәм каралтыда янгынга каршы торышны күзәтегез.

Төнгә электр приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Үз йортларыгызда электр үткәргеченең торышын күзәтеп барыгыз.

Йортларда янгын чыккан очракта сезгә хәбәр итуче янгын белдерүчеләр урнаштырыгыз, алар төнге вакытта сезгә уянырга ярдәм итәчәкләр.

Шулай ук йортта 4 литрдан да ким булмаган порошковый огнетушитель булу мәслихәт.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Янгын вакытында 01, 112, Әтнә янгын часте 2-20-01шалтыратырга мөмкин.

Сотов А.Ю.

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

Фотода - Әтнә янгын сүндерү бүлеге, архив, 2018


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев