Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Янгынга каршы махсус режим

Апрель-май янгын куркынычы зур булган айлар булып тора.

Антон СОТОВ, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы   
Шуңа бәйле рәвештә 2020 елның 10 апреленнән 17 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.
Махсус режим вакытында учак ягу, чүп-чарны, үләнне, шул исәптән контейнерларда да яндыру, шулай ук ачык утта азык әзерләү тыела. Чүп яндыру юлы белән түгел, ә чүп контейнерларына түгү юлы белән юк ителергә тиеш. Шулай ук участокларда, кырларда, йортлар янында һәм ачык территориядә коры үләнне яндыру, билгеләнмәгән урыннарда тәмәке тарту һәм сүндерелмәгән төпчекләрне калдыру катгый тыела. Моннан тыш, учак кабызырга һәм пиротехника кулланырга ярамый. Балаларны күзәтеп, карап торырга, аларга ут белән уйнарга юл куймаска кирәк.
Әгәр сез кайдадыр коры үлән януын, чүп-чар яки учак янганын күрсәгез – үтеп китмәгез, булдыра алганча утны сүндерүегезне сорыйбыз, үз көчегез белән булдыра алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз.
Урман янәшәсендә урнашкан авыл җирлекләренә аерым зур игътибар бирергә кирәк. Авыл җирлекләре башлыкларына, балалар ялларын оештыручыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Кисәтәбез! Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәреләчәк.

Белешмә
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар икеләтә арта, гражданнарга 4000 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 30 000 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр салына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев