Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Көз ае якынлашуы сизелә

01 кисәтә

Тиздән ягулык сезоны башланып китәчәк.
Антон Сотов, Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы
Шәхси секторда ян­гыннарның төп сә­бәп­ләренең берсе – мичләрнең төзек булмавы, шулай ук мичләрне ягуда игътибарсызлык.
Ягып җылыту сезоны башланыр алдыннан барлык җылылык бирү приборлары тикшерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш.
Төзек булмаган мич һәм җылылык җайланмаларын куллану катгый тыела. Мич һәм башка ягу җайланмалары билгеләнгән янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры килгән бүленеш корылмалары һәм мич авызы каршына 0,5х0,7 м зурлыгындагы калай урнаштырылган булырга тиеш. Мичне һәм мичнең төтен чыгу юлын ягу сезоны башланыр алдыннан  утырган корымнан арындырырга кирәк. Шулай ук ягу чоры дәвамында кимендә 2 айга 1 тапкыр шушы эшне башкарырга кирәк. Янып торган  мичне караучысыз калдырырга, шулай ук күзәтүне балаларга йөкләргә катгый тыела. Мичне ягып  җибәрер өчен тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмас­ка киңәш итәбез. Газ мичләренең җылылык көйләгече, сак­лагыч клапаны төзек булган очракта гына кулланырга рөхсәт ителә. Төзек булмаган газ җиһазларын куллану тыела, чөнки бу очракта газ чыгу куркынычы яный. Газ торбаларының ялгаган өлешләреннән, газ горелкаларының герметик булмаган ялганышларыннан килеп чыга. Йортта газ исе булган очракта, газүткәргеч кранны ябыгыз, бинаны җилләтегез һәм газ хезмәтенә мөрәҗәгать итегез, ут һәм көнкүреш приборларын кабызмагыз. Көнкүрештә электр  приборларын куллануга  аеруча игътибар итәргә кирәк.
 
Белешмә
Янгын вакытында 01, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз.

Фото pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев