Әтнә таңы

Юллар көзге кебек, сак йөрегез!

Синоптиклар республикада һава торышы бозылу турында кисәтә.

Бүгенге бозлавык  иртәгә, 24 декабрьдә дә дәвам итә әле. Олы Әтнәнең үзәк урамнарыннан кала барлык урамнары шугалак ясаган күк. Карап йөрегез.

Татарстан юлларында да  бозлавык көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә һәм кисәтә.

Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, 24 һәм 25 декабрьдә, явым-төшем булу ихтималы аз. Шулай булгач, юллар әллә ни үзгәрмәс. 

24 декабрьдә һава температурасы төнлә -8 градуска кадәр һәм көндез нульдән -5 градуска кадәр, ә 25 декабрьдә төнлә -11 градуска кадәр, көндез -3 тән -8 градуска кадәр булачак.

С.Мингатина фотосы

.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: