Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

Covid-19 белән көрәшүнең яңа алымы

Система коронавирус буенча риск төркемендә булган кешеләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы геолокация һәм элемтә операторларының мәгълүматы ярдәмендә коронавирус инфекциясе белән авыручыларның контактларын ачыклау системасы проектын эшләде, дип хәбәр ителә норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында.

Әйтик, махсус система соңгы ике атнада коронавирус йоктырган кеше белән элемтәгә кергән затларны ачыклый алачак. Риск төркемендә булган кешеләр исемлеге, анализлана торган чорда гражданнарның бергә булу вакыты һәм геопозициясен исәпкә алып, конкретлаштырылачак

«Алынган мәгълүматлар Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының мәгълүмат ресурсларында үзәкләштерелә, шулай ук төбәкләрнең оператив штабларына, Росгвардиягә, Эчке эшләр министрлыгына һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелә», — диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-07-2020/covid-19-avyruyn-yoktyru-kontaktlaryn-k-z-t-sistemasy-buldyryldy-5754839

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев