Кызганыч, коронавирустан үлүчеләр арта
Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган.
1948 елгы ир-ат Буа үзәк район хастаханәсендәге вакытлыча йогышлы авыруларны дәвалаучы госпитальгә ике яклы пневмония билгеләре белән китерелгән. Хроник авыруларның кискенләшүе аркасында хастаның хәле катлауланган. Махсус тикшерү нәтиҗәсендә әлеге авыруда COVID-19 булуы расланган. Мамадыш районында яшәүче 1943 елгы ир-ат ике яклы пневмония белән Алабуга үзәк район хастаханәсенә озатылган. Хаста моннан тыш җитди хроник авырулардан интеккән. Үлем сәбәбе махсус тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус үзенчәлекле.
Аллага тапшырдык, саклануны дәвам итик инде.
Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. 21 августка булган мәгьлүматларга караганда, Татарстанда COVID-19тан 57нче үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев