Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

Республикада коронавирусның 54 яңа очрагы теркәлгән. Ә Әтнәдә...

Әтнә буенча мәгълүмат белән мәкалә ахырында танышыгыз.

Татарстанда узган тәүлектә COVID-19ның 54 яңа очрагы ачыкланган. Бик кызганыч, барысы да үзара элемтә аркасында килеп чыкканнар. 15кешене больницага салганнар, 39ы өендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча алсак, 18 яшькә кадәрге балалар өлеше арткан.

18 яшькә кадәр - 7 кеше

18-30 - 6

30-50 - 16

50-60- 15

60-70 - 5

70-80 - 5

80 яшьтән өлкәннәр арасында авырулар теркәлмәгән.

География буенча:

Казан -29

Яр Чаллы - 11

Чүпрәле - 4

Яшел Үзән - 3

Әлки, Апас, Биектау, Лаеш, Түбән Кама, Тукай, Югары Ослан районнарында берәр очрак теркәлгән.

Ә Әтнә буенча алсак, шөкер, бер авыру да юк. Бетсә иде инде болай көн аралаш авыру теркәлү...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев