Татарстанда коронавирустан икенче үлем очрагы теркәлгән
Татарстан Республикасында бүгенге көнгә яңадан 71 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән.
11 кеше - хастаханәгә озатылган, 60ы өйләрендә дәвалана. 6 очрак - "завозной", 65 очракта авырулар белән контакт булган. Алардан: 18 яшькә кадәргеләр - 11, 18-30 яшьлекләр -13, 30-50 яшьлекләр - 17, 50-60 яшьлекләр - 16, 60-70 яшьлекләр - - 8, 70-80 яшьлекләр - 4 һәм 80-90 яшьлекләр - 2. Күрше Арчада - 2, Балтач, Биектауда - 1әр очрак, Яшел Үзәндә - 11 очрак.
Бүгенге көнгә барысы 100 кеше дәваланып чыкты. Кызганычка каршы, Татарстанда коронавирустан икенче кеше үлде. 30 апрель көнне Яр Чалла больницасында 1953 елгы Алабуга кешесе вафат булды.
Әтнәдә әлегә, шөкер, яңа очраклар теркәлмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев