Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

Әтнәләр, күрше районнарда коронавирус йоктыручылар арта

Әтнәдә коронавирус белән авыручылар, Аллаһка шөкер, юк.

Күзәтү астында кешеләрнең сәламәтлеген табиблар карап тора. "Әлегә канәгатьләнерлек", - диләр.

Ә менә күршеләребез булган Биектау, Арча районнарында бу чирне йоктыручылар арта бара.

Кичә Татарстанда әлеге чирне йоктырган 57 кешенең  2 се - Арча, 2 се Биектау районында яшәүче. Әйләнә-тирә районнарда бу зәхмәтле чир белән авыручылар барын азга гына да онытырга ярамый. 

Чир йоктыручылар: 

Казан -20, 

Яр Чаллы - 6,

Әлмәт районы-2,

Арча районы- 2, 

Биектау районы -2,

Чүпрәле районы - 6,

Яшел Үзән районы -1,

Кукмара  районы - 1,

Лаеш районы - 10,

Түбән Кама  районы - 4,

Тукай районы -1. 

Чувашия Республикасыннан -2, факттагы яшәү урыннары буенча.

7 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 50 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Коронавирус инфекциясе йоктырган 20 кешегә 18 яшь тулмаган, 14 кеше — 30-50 яшь аралыгында, 12 кеше — 50-60 яшьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев