Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

Ура, җәмәгать! Маскаларны салабыз!!!

Татарстанда җәмәгать урыннарында битлексез йөрергә рөхсәт иттеләр

 

Маска-перчатка киеп йөрү режимы кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында элеккечә үк гамәлдә кала.

Татарстанда җәмәгать урыннарында маска һәм перчатка китеп йөрүне гамәлдән чыгардылар. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар республика Хөкүмәте сайтында чыккан.

374 номерлы карарның 8 пунктындагы җиденче абзац нигезендә, кибетләрдә, хезмәт күрсәтү урыннарында, транспортта һәм җәмәгать урыннарында маскасыз йөрү тыелган иде. Хәзер бу чикләү транспортта йөргәндә, кибеткә һәм хезмәт күрсәтү урыннарына кергәндә генә гамәлдә булачак, шулай ук бу очракларда перчатка кию дә мәҗбүри.

Алдарак Татарстанда кафеларның җәйге верандаларын ачарга рөхсәт иттеләр. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/06-06-2020/tatarstanda-m-gat-urynnarynda-bitleksez-y-rerg-r-hs-t-ittel-r-5748101

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/корона-коронавирус-covid-covid-19-5017615/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев