Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

Яңа коронавирус таралу сәбәпле, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аңлатмасы: миф һәм ялган

Редакциягә роспотребнадзорның Арча территориаль бүлегеннән килгән бу язмада күпләребезне кызызксындырган сорауларга җаваплар бар.

COVID‑19 вирусы эссе,  дымлы климатлы районнарда  үрчиме?

Хәзерге вакытта булган мәгълүматлар буенча, COVID-19   теләсә кайсы районнарда, шәһәрләрдә, шул исәптән эссе дымлы климатлы районнарда да булырга мөмкин. Әгәр сез вирус теркәлгән  районга барасыз икән,  саклану чараларын күрегез.  Даими кулларны юу -  иң яхшы саклану  ысулы.

Урамда салкын һәм карлы һавада булу яңа коронавирусны (2019-nCoV) юкка чыгарырга ярдәм итмәячәкме?

Сәламәт кешенең тән температурасы әйләнә-тирә мохитнең яки һаваның температурасына бәйсез рәвештә 36,5° дан 37° га кадәр саклана. Шуңа күрә урамда салкын һавада булу яңа коронавирус инфекциясе яки башка авырулар белән көрәшергә ярдәм итә, дип уйларга бернинди нигез бирми.  Яңа коронавирус йогышын (2019-nCoV) профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы булып,  кулларны спиртлы антисептик белән даими эшкәртү яки аларны сабын белән юу санала.

Кайнар ванна ярдәм итмиме?

Тәннең нормаль температурасы 36,5°C дан 37°C га кадәр. Ул  ванна керүгә  карамастан  саклана. Киресенчә, кайнар ванна  кабул итү  зыян гына китерер, тән тирегез пешәр. Иң яхшы ысулы  - еш кул юу. Бу тиредә булырга мөмкин булган вирусларны юк итәргә һәм күзләргә, авызга яки борынга кагылганда зарарланудан котылырга мөмкинлек бирәчәк.

Яңа коронавирус чебен-черки аша тапшырылмыймы?

Яңа коронавирус-һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган ресиратор вирус, ягъни сулыш юлларыннан бүлеп бирелә торган тамчыларны сулау нәтиҗәсендә, мәсәлән, ютәл яки төчкерү  вакытында, шулай ук төкерек яки борыннан бүленеп чыккан сулар аша күчә.  Хәзерге вакытта 2019-nCoV вирусын черкиләр күчерә дигән  мәгълүмат юк. Инфекциядән саклану өчен ютәлләгән яки югары температура күзәтелгән кешеләрдән ерак торырга, шулай ук кул гигиенасы һәм респиратор гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

 2019-nCoV вирусына каршы электркиптергечләре кулланып буламы?

Юк.   Яңа коронавирус йогышын профилактикалау өчен кулларны даими рәвештә спиртлы антисептик белән эшкәртергә яки аларны сабын белән юарга кирәк. Юылган кулларны кәгазь сөлгеләр яки электр киптергеч белән яхшылап киптерергә кирәк.

Дезинфекция өчен ультрашәмәхә лампа (УФ-лампа)  куллану нәтиҗә бирәме?

Ультрашәмәхә нурланышы тиредә ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин.

Дөресме, тәнне  этанолом яки хлорлы  известь белән эшкәртсәң, вирус бетә икән?

Юк. Бөтен тәнне спирт яки хлор известе белән эшкәртү организмга үтеп кергән вируслар юк итмәячәк. Мондый матдәләрне бүлү кием һәм лайлалы тышчаларга (ягъни күзләренә, авыз куышлыгына) зыян китерергә мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк: спирт та, хлор известь дә өслекләрне дезинфекцияләүнең нәтиҗәле чарасы булырга мөмкин, әмма аларны тиешле очракларда һәм кагыйдәләрне үтәп кенә  кулланырга кирәк.

Борынны тозлы эремә белән даими юу яңа коронавирус йоктырудан саклый аламы?

Юк. Борынны тозлы эретмә белән даими юу яңа коронавирус инфекциясеннән сакларга мөмкинлек бирә дигән фәнни мәгълүматлар юк.

Кайбер мәгълүматлар буенча, борынны тозлы эретмә белән даими юу гадәти салкын тию вакытында терелүне тизләтергә мөмкин. 

Сарымсак яңа коронавирус йоктырудан саклый аламы?

Сарымсак-сәламәтлек өчен файдалы продукт, ул микробларга каршы билгеле бер үзлекләргә ия. Шуңа да карамастан, агымдагы авыру барышында сарымсак куллануның яңа коронавирус йоктыруны профилактикалау чарасы буларак нәтиҗәлелеген раслау очраклары булмады.

ВОЗ теләсә кайсы яшьтәге кешеләргә, әйтик, куллар гигиенасын һәм кашля гигиенасын саклау юлы белән зарарланудан саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә.

Антибиотиклар яңа коронавирус йогышын профилактикалау һәм дәвалау өчен нәтиҗәле чара булып торамы?

Юк,антибиотиклар вирусларга каршы түгел. Алар бактериаль инфекцияне генә дәваларга мөмкинлек бирә.
Яңа коронавирус (2019-nCoV) - ул вирус, һәм, димәк, антибиотиклар коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм дәвалау өчен файдаланылырга тиеш түгел.

Яңа коронавирус йогышын профилактикалау яки дәвалау өчен билгеләнгән дару чаралары бармы?

Хәзерге вакытта яңа коронавирус (2019-nCoV) аркасында йогышны профилактикалау һәм дәвалау өчен билгеләнгән дару чаралары юк.

Шуңа да карамастан, инфекцияле пациентларга симптомнарны җиңеләйтү һәм бетерү өчен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелергә, ә авыруның авыр формалары булган затларга тиешле ярдәм күрсәтә торган терапия тәэмин ителергә тиеш. Хәзерге вакытта яңа коронавируска каршы махсус дару чаралары булдыру буенча эш алып барыла, һәм аларга клиник сынаулар узарга туры киләчәк. ВОЗ кайбер партнерлар белән берлектә яңа дару чаралары булдыру эшен тизләтү максатыннан ярдәм итә.

Мәгълүмат ВОЗ материаллары нигезендә әзерләнде.

Фото Татар-Информ МА алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев