Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көндәлек йолдызнамә

26 майга көндәлек йолдызнамә

Йолдызлар нәрсә вәгъда итә икән?

Кучкар

Бүген сезнең көн дәверендә кәефегез яхшы булыр, гел елмаеп кына торырсыз. 

Үгезбозау

Бар эшнедә берьюлы эшләп бетереп булмыячак. Сабыр булырга кирәк. Күптән күрешмәгән танышларыгыз белән очрашу өчен яхшы көн булачак.

Игезәкләр

Бүген ашыгып карар кабул итмәгез. Башта яхшылап уйлагыз, якыннарыгыздан киңәш сорарга тырышыгыз.

Кысла

Артык сорау бирмәскә тырышыгыз, югыйсә сез тирә-яктагы кешеләрнең ачуын чыгарачаксыз.

Арыслан

Һәрвакыт судан коры чыгасыз, ләкин бик мавыкмагыз. Ахыры начар булырга мөмкин. Зур күләмдәге әйберләрне сатып алудан баш тартырга тырышыгыз.

Кыз

Юлда йөргәндә бүген сак булыгыз, юл чыкканда да игътибарлы булыгыз. Үзегезнең сәламәтлегегезне кайгыртырга вакыт җиткәндер дип уйлый йолдызлар.

Үлчәү

Әгәрдә сезгә берәр якын кешегез авыр сүз әйтә икән, артык йөрәгегезгә якын алмагыз. Ялгышлыгын танып гафу үтенер. Эштә дә низаг килеп чыгарга мөмкин.

Чаян

Бүген сезнең эштә, карьера буенча үсеш өчен бик уңышлы көн булачак. 

Укчы

Укчылар өчен бүген тыныч көн булачак. Кәефегездә күтәренке, яхшы булыр .

Кәҗәмөгез

Күптән очрашмаган танышларыгызны очратырсыз. Алар сезгә ничек кенә ошамасаларда моны күрсәтмәскә тырышыгыз.

Сукояр

Шатлыклы хәбәр ишетерсез. Бик бәхетле булырсыз бүген. 

Балык

Әгәрдә берәрсен үпкәләткән булсагыз гафу сорар өчен бүген бик уңайлы көн булачак. Сөйләшкән вакытта сүзләрегезне улчәп кенә әйтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев