Әтнә таңы

27 октябрьгә көндәлек йолдызнамә

Көндәлек йолдызнамә

КУЧКАР

Бүген сезнең профессиональ активлыгыгыз бик мөһим булачак, әмма артык көчегезне тотмагыз ,югыйсә, сезнең сәламәтлегегез белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

ҮГЕЗБОЗАУ

Үз көчегезне бәяләп бетерергә тырышыгыз - барлык эшләрне дә яңадан башкарып булмый, ә сәламәтлекне сакларга кирәк. 

ИГЕЗӘКЛӘР

Бүген вакытыгызны ,үз - үзегезне җәлләп үткәрмәгез. Сезнең булган проблемаларыгыз ул чүп кенә.

КЫСЛА

Бүген сезгә, бәлки, үзегезнең принципларыгыздан атлап чыгарга туры киләчәк. Бу алай ук куркыныч түгел, әмма бераз мораль уңайсызлык китереп чыгарырга мөмкин.
 
АРЫСЛАН

Тиз арада үз организмыгыз таләпләренә колак салыгыз, аны игътибарсыз калдырмаска кирәк. Бүген ул үч алырга да мөмкин.
 
КЫЗ

Бүген үзеңне мораль-этик нормалар белән артык чикләргә кирәкми. Үз теләгеңнең бер-ике өчлеген канәгатьләндерегез.

ҮЛЧӘҮ

Реклама

Әгәр сез дулкыннарның ирекенә чыгарга җыенасыз икән, җилнең үзгәрүенә әзер булыгыз. Бүген сездән кискен гамәлләр кирәк булачак, алардан качарга тырышмагыз.

ЧАЯН

Бүген дуслар белән яки гаиләгездз күңелсезлекләр булырга мөмкин. Аларга артык үпкәләргә тырышмагыз, югыйсә гафу үтенергә туры киләчәк.

УКЧЫ

Бүген сездә шактый  яхшы мөмкинлекләр булачак , әммә артык язмышны искушать итмәгез.Булганына шокер итә белегез.

КӘҖӘМӨГЕЗ

Әгәр дә сез игътибар үзәгендә булырга теләсәгез, моңа күп көч куярга туры киләчәк. Бүген сезне күрмәсләр, вә сезнең фикерегез белән килешмәсләр. 

СУКОЯР

Бүген изге ният белән бер нәрсәдә эшләмәгез. Мондый гамәлләрнең һәрберсе бүген коточкыч хатага әйләнергә мөмкин, аның нәтиҗәләрен бик озак тикшерергә туры киләчәк.

БАЛЫКЛАР

Бүген сез нәрсә ишетәсегез килсә, шуны гына ишетәчәксез. Бу, әлбәттә, бик шәп, әмма кичкә реаль дөньяга кайту яхшырак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: