Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көндәлек йолдызнамә

5 гыйнварга йолдызнамә - бүген ниләр көтә

5 гыйнварга да аяк бастык. Яңа ел каникуллары дәвам итә. Бу көн безгә нәрсә вәгъдә итә.

Кучкар

Мөгаен, бүгенге вакыйгалар сез  теләгәнчә үк үтмәс. Бу көнне йолдызлар сезгә киләчәк гамәлләрегез турында уйларга киңәш итә. Күңелегез ятмаган эшләргә тотынмагыз, бу сезгә киресенчә зыян гына китерергә мөмкин. Үз-үзегезне кулда тотарга тырышыгыз.

Үгезбозау

Сезнең активлык һәм үҗәтлек җитәкчеләр һәм хезмәттәшләр игътибарын җәлеп итәчәк. Бүген сез үз проблемаларын хәл итүдә яки хезмәт баскычы буенча алга китүдә уңышка исәп тота аласыз. Финанс хәлен күпмедер дәрәҗәдә күтәрү ихтималы зур – оту, табылдыклар яки бүләк. 

Игезәкләр

Үзара аңлашу өчен ниндидер очрашулар, җитди сөйләшүләр алып барырга уйласагыз, үзегезне кулда тотыгыз. Түземлек сезнең файдага гына булачак. Нинди генә кыенлыкларга очрасагыз да. күңелегезне төшермәгез.

Кысла

Һәр эш өчен уңайлы көн. Барлык ниятләр тормышка ашырылырга мөмкин. Бу көнне сез хәтта бик нык тикшерелмәгән эшләр өчен дә кыю рәвештә көрәшә аласыз. Әллә ни мөһим саналмаса да, дусларча ярдәмнән баш тартмагыз.

Арыслан

Финанс яктан караганда, бу көн сезнең өчен бик уңайлы булачак. Сәүдә башлангычларында да Арысланнарны уңыш көтә; иҗат кешеләре - язучылар, журналистлар, рәссамнар, музыкантлар - зур гонорарларга исәп тота алалар. Һөнәри өлкәдә үзегезне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Кыз

Бүген күңелле сюрпризлар да ихтимал: әйтик, сез күптән кул селтәгән бурычыгызны кире кайтара аласыз. Тик әгәр дә мондый бүләкләрне уйламаган әйбер дип саныйсыз икән, шикләнмәгез: сезнең хезмәт сөючәнлегегез югары бәяләнәчәк.

Үлчәү

Уңышлы көн өчен. Йолдызлар көтелмәгән уңыш яки мәхәббәт проблемаларын хәл итү өчен бик уңай вакыт дип фаразлый. Инициативаны үз кулларыгыздан ычкындырмагыз, кемнәрдәндер ярдәм көтеп тормагыз-барысын да, нигездә, үзегез эшләгез. Кыюлык, сөйкемлелек һәм акыл уңыш китерәчәк.

Чаян

Көннең беренче яртысында тормыш потенциалын арттыру һөнәри эшчәнлек өлкәсендә уңай йогынты ясарга мөмкин. Бу вакыт зур сатып алу,  сәяхәт һәм ял өчен менә дигән чор. Әмма финанс белән бәйле бернинди зур эшләр дә башкармагыз, зур табыш югалтуларга да китерергә мөмкин.

Укчы

Көн бизнес өлкәсендә эшләүче ир-атларга уңыш бирә. Сезнең зирәклек, акыллы фикерләрегез күпләрне үзенә җәлеп итә. Нәтиҗәләр ясау өчен дә менә дигән вакыт. Ә Укчы хатын-кызларга йолдызлар үзләренең икенче яртыларына игътибарлы булырга киңәш итә. Алар сез уйлаганча ук, эчкерсез түгелләр. 

Кәҗәмөгез

Уңышлы көн. Матди байлык кайгыртырга да мөмкин. Шулай ук сәфәр яки эшлекле очрашулар өчен дә уңайлы вакыт. Иҗтимагый һәм сәяси эшлекле очрашулар уңышлы узачак. Сәясәт белән шөгыльләнергә теләүчеләр, ниһаять, үз теләкләрен тормышка ашыра алачаклар.

Сукояр

Гаилә мөнәсәбәтләре сездән җаваплылык һәм җитдилек таләп итә. Бу көн гашыйклар, ир белән хатын арасында да аңлашылмаучылык китереп чыгарырга мөмкин. Пессимистлыкка сезнең җиңәргә мөмкинлек бирмәгез. Үткән эшләр өчен үкенеп утырдан файда юк.

 Балык

Уңай җил сезнең тарафка таба исә. Җитди уңышларга сезнең кыюсызлык, үз сүзегезне кистереп әйтә алмау гына комачауларга мөмкин, Дуслар һәм фикердәшләр белән бергәсәяси өлкәләрдә киләчәккә планнар корыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев