Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә 9 кеше - табиб күзәтүендә. Татарстанда 65 яңа очрак теркәлде

Россиядә соңгы тәүлектә 5 966 кеше коронавирус йоктырган. 74 588 кеше авырый. 681 кеше үлгән. Татарстанда авыручылар саны 500гә якынаеп килә. Бер атна эчендә авырулар саны 331 кешегә арткан.

Әтнәдә авыручы юк әлегә.  Башкалага илткән пневмония белән авыручының анализы әзер түгел. 

- Табиблар күзәтүендә 9 кеше утыра бүгенге көндә. Барлык саклану чараларын да үтәвегезне сорыйбыз. Маска киеп, перчатка киеп, кеше арасына чыксагыз,  дистанция саклап йөрегез. Кибеттә, урамда йөргәндә кулыгыз белән битегезгә, күзегезгә, борыныгызга кагылмагыз. Кулларыгызны  кат-кат сабынлап юарга өйрәнегез,  - дип,  саклану чараларын үтәргә чакырды Әтнә район больницасының  баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

 

65 яңа очрак: Казан-21, Яңа Чишмә-1, Алабуга-2, Яшел Үзән-3, Тәтеш -2, Балтач -2, Саба -2, Тукай районы-1, Яр Чаллы -3, Лениногорск -1, Түбән Кама -3, Әлмәт -1, Азнакай-1, Сарман -3, Теләче -4, Чистай -1, Чүпрәле-4, Питрәч-1, Нурлат- 4, , Кукмара-3, Буа -2. 

20 больницага салынган, 45 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бүгенге көндә 491 кешегә җиткән. Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә шул турыда Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марина Патяшина бер атна эчендә авырулар саны 331 кешегә артканлыгын әйтте. Уртача үсеш темпы көнгә 22 процент тәшкил иткән, соңгы тәүлек эчендә ул 15 процент булган. Яңа очраклар санының иң югары темпы 22 апрельдә теркәлгән — 27 процент.

«Киләсе атнада авыруның яңа очраклары күп булу ихтималы зур. Шуңа күрә кертелгән барлык чикләүләрнең дә катгый үтәлүе бик мөһим», — дип искәртте республика Роспотребнадзор җитәкчесе.

Докладчы сүзләренчә, Татарстан Россия субъектлары арасында 59нчы урында тора, авырулар саны 100 мең кешегә 10,6 очрак тәшкил итә. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан 11нче урында тора.

Татарстанның алты муниципаль районында-Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Питрәч, Тәтеш, Биектау районнарында – Covid-19 тибындагы коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының югары күрсәткечләре билгеләнде.

Татар-информ МАчыганагыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев