Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

22 июнь – хәтер көне

Мин- Нигъмәтҗанов Мөнирнең кызы, Галиулла бабамның оныгы булам. 1941 елның август аенда бабамны сугышка алалар. Ул райондашлары белән бергә Суслонгерга килеп керә. Әбием белән әтиемә берничә тапкыр бабайга ашарга икмәк илтергә туры килә. Соңгы баруында алып барган икмәкләрен бирә алмыйлар, бабай сугышка киткән була. Бабамнар Пенза шәһәрендә туктаганнар. Бер рәткә...

Мин- Нигъмәтҗанов Мөнирнең кызы, Галиулла бабамның оныгы булам.

1941 елның август аенда бабамны сугышка алалар. Ул райондашлары белән бергә Суслонгерга килеп керә. Әбием белән әтиемә берничә тапкыр бабайга ашарга икмәк илтергә туры килә. Соңгы баруында алып барган икмәкләрен бирә алмыйлар, бабай сугышка киткән була. Бабамнар Пенза шәһәрендә туктаганнар. Бер рәткә тезеп куйгач, ныграк гәүдәле ирләрне сайлап алга чакырып чыгарганнар. Бабай да эләккән. Аны иң җаваплы эшкә куйганнар - йөк ташучы машина белән сугышка корал керткән ул. Сугыш беткәнче, Берлинга барып җиткәнче бабам шул хезмәтне башкарган. Ике мәртәбә яраланган. Яралары төзәлгәнче, тугрылыклы яхшы хезмәте өчен, 10 көнгә ял биргәннәр. Бабам авылга кайтып килгән. Аның олы улы Әһлиулла да сугышка алынган була ул чакта, очраша алмыйлар.

Әһлиулла абый сугышка кереп, тез капкачын алдырып инвалид булып кайта. Сугышка хәтле бухгалтер булып эшләгәнлектән, сугыштан яраланып кайткач аны районга эшкә алалар, озак та үтми Түбән Көек колхозына хуҗалык рәисе итеп куялар. Шул вазыйфасында 13 ел эшли ул. Аннан соң үз теләге белән эшеннән китеп, Казанга барып урнаша. Анда да җаваплы хезмәтләр башкара. 80 яшендә авырып, больницага керә, әмма чыга алмый. 22 февраль көнне аның гомере өзелә. 23 февраль көнне бөтен туганнары җыйналып, бик зурлап соңгы юлга озаттык бабайны.

Ә Галиулла бабам сугышта машинасы белән Берлинга кадәр барып җитә. Берлин урамында авылдашы Сәмигуллин Ситдыйк белән очраша. "Берлинны алуда катнашкан өчен" медале белән бүләкләнеп, август аенда Коркачык станциясенә кайтып төшәләр алар. Әтием колхоз эше белән станциягә барган була. Бабам белән шунда күрешәләр.

Бабам 1992 елның 8 маенда 92 яшендә үлә, 9 нчы май көнне барлык туганнар белән соңгы юлга озаттык аны. Бабамның сугышта күргәннәре турында сөйләп утырулары әле дә истә. Авыл советы хезмәткәрләре, 10 ел элек, бабамның кабер ташын алыштырдылар. Рәхмәт аларга. Бу язмам бабамның рухына дога булып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев