Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

7 әтнәленең коронавируска беренче анализы уңай булган

COVID-19 кабат башын күтәрә башлады.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Россия буенча коронавируслылар саны артса да, әлегә безнең районда яңа расланган эпизодлар юк. Тик борчылырлык сәбәпләр дә бар. Бу хакта районның баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдиновадан сораштык.

- 1 октябрьдән алып бүгенге көнгә кадәр (5 октябрь) 6 кешедә пневмония очрагы ачыкланды, аларның берсе - бала. Шушы ук чорда ОРЗ, ОРВИ йоктыручылар саны 51 булды, аларның 24е балалар, - диде ул.

Аңлашылганча, тенденция, ягъни, авыручылар саны артуга таба бара. Әле 1 октябрьгә кадәрге атнада пневмония белән авыручылар 2 генә булган. Биредә шуны да ассызыкларга кирәк, температура күтәрелеп килгән авыруларны, элеккечә үк, больницада аерым кабул итәләр. Хәзер маскадан йөрү режимы кабат катгыйлана. Югыйсә, моңа җиңел караучылар барлыкка килгән иде. Имештер, аларны бернинди авыру да алмый. Әмма андыйлар авыруны бер кешедән икенче кешегә йоктыручылар булырга мөмкин. Ә монысы инде җитди җаваплылык! Ә масканы больницага килгәндә генә түгел, кеше күп булган җирләргә барганда кию мәҗбүри. Шөкер, коронавирусның беренче дулкыны рәхимле булды. Сакланганны - саклармын, дигән әйтемне һич кенә дә онытмыйк, җәмәгать! Баш табиб урынбасары кулны еш юарга, антисептикларны еш кулланырга да чакырды.

Кабат саннарга әйләнеп кайтыйк. Бүгенге көндә 7 әтнәленең беренче анализлары уңай нәтиҗә биргән. Хәзер алар расланырга дип вирусология үзәгенә озатылган. Монысы инде, дөрестән дә, шактый куркыныч. Хәер, икенче анализның еш кына тискәре нәтиҗә белән кайтуын да беләбез.

Бүгенге көнгә коронавирус белән барысы 68 кеше авырган һәм алар барысы да савыкканнар инде. 24 август көнне шушы 68 кешенең соңгысы дәваланып кайткан. Бу - рәсми мәгълүматлар.

Хәзер мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да бу авыртуга игътибар зур. Өйдә әти-әниләр балаларын тикшереп җибәргәннән соң да, уку йортында бала кабат "фильтрлана", ягъни, кабат тикшерү аша үтә. Әгәр дә балагызмы, өлкән кешеме авырып китсә, "самолечение" белән шөгыльләнмәгез. Кичекмәстән участок табибларына, авылларда - фельдшерларга мөрәҗәгать итегез. Ә авыруны аерым бүлмәдә тотарга киңәш ителә. Теләсә-нинди чыганакка ышанып ятмагыз - рәсми чыганак әйтә икән, үтәргә кирәк. Маска, дезинфекцион чара, изоляция ише әйберләрнең файдасы бар, һәм бик зур.

Гөлия Фәрит кызы тагын бер проблеманы ачыклап узды.

- Хәзер грипп та баш калкыта башлады. Бүгенге көнгә 2500 райондашка гриппка каршы вакцина ясалды, аларның 650се - балалар. 13 октябрь көнне икенче партия вакцина кайтарыла. Ә 26 октябрь көнне олылар өчен өченче партия дә кайтачак, - диде.

Кыскасы, "проблемалы чор"га керәбез. Ә быелгысы коронавирус аркасында тагын да катлаулырак. Саграк булыйк. райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев