Этнэ таны

"Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды

Бүген, 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Традиция буларак бу көнне озак еллар үрнәк булып яшәгән гаиләләрне билгеләп үтәләр.

Моның өчен  махсус "Мәхәббәт һәм тугрылык" өчен медале дә булдырылды. 

Быел мондый медаль белән Мәрҗән авылында яшәүче Асия Шәрип кызы һәм Гыйльметдин Гыйлаҗ улы Шиһаповлар бүләкләнде. Аларга  әлеге бәйрәм уңаеннан  "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды.  

1959 елда төзелгән бу гаилә 60 елга якын бергә гомер кичерә. Алар икесе дә гомер буе колхозда эшләгәннәр. Кыз һәм малай тәрбияләп үстергәннәр. 3 онык, 4 оныкчыклары бар.

Реклама

Медаль тапшыру чарасы һәм Шиһаповлар турындагы мәкаләне  тулысы белән газетабыздан укый алачаксыз.

Ә әлегә барлык гаиләләрне әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз. Мәхәббәт белән тигезлектә, балалар игелеген күреп яшәргә насыйп булсын.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: