Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Ал чәчәк" - "Star FRIENDS" Халыкара иҗат конкурсы-фестиваленең Гран-при иясе!

Сөенечле хәбәр! Котлыйбыз Сезне! Бу - Сезнең биеклек!..

Бүген, 19 гыйнвар көнне,  районыбызның  "Ал чәчәк",  бию төркеме  "Star FRIENDS"Халыкара иҗат конкурсы-фестивалендә ике бию белән катнашты. 

Берсе - "Хөррият",  икенчесе "Йолдызлык" фестиваленә әзерләнгән бию тәкъдим итте алар.

- "Хөррият" биюенә - 1 урын бирделәр, икенче бию белән Гран-при алдык, - ди бию төркеменең җитәкчесе Алия Абдуллина.

Әлеге бәйгедә илебезнең 4  төбәгеннән килгән  32 шәһәр  коллективлары катнашты.

Фестиваль 6 номинация буенча җиңүчеләр билгеләде:

-Вокал
-Хореография
-Театр сәнгате
- Инструменталь иҗат
- Цирк сәнгате
- Оригиналь жанр
-Мода һәм дизайн

#starfriends #старфрэндс #Халыкара фестиваль

Алия Абдуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев