Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Арча районында ике очрак, Әтнәдә юк

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 13 728 очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә. 29 кеше хастаханәгә озатылган, 66 кеше өендә дәвалана, — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 52, Чаллыда — 2, Әгерҗе районында — 3, Аксубай районында — 1, Актаныш районында — 1, Арча районында– 2, буа — 5, Алабуга — 1, Яшел Үзән — 3, Кайбыч - 1, Кама Тамагы — 1, Лениногорск — 6, Менделеевск районында — 1, Минзәлә районында — 1, Түбән Кама районында — 4, Яңа Чишмә районында — 1, Нурлат районында — 7, Тукай районында — 1, Чистай районында — 2 кеше авыру йоктырган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 13 728 очрагы ачыкланган, 10 821 кеше (шуларның 23е – узган тәүлектә) терелгән. 

Коронавирустан саклану чаралары хакында да онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев