Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Арыда су чыкты - фоторепортаж

“Чиста су” махсус программасы нигезендә Ары авылында скважина казу эше дәвам иткәнен хәбәр иткән идек.

Ары – Әтнә районының  мари белән чиктәш чиге. Комлы туфрак. Менә шушы җирдән су эзләделәр. Байтак азапландылар.

 “Дүрт җирдә казып карадык.  140 метрга кадәр төштек. Монысында су чыгар шикелле,  дигәннәр иде. 160-180 метрга кадәр төшәргә туры килер әле...”, - дип тә фаразладылар.

Һәм менә шатлыклы хәбәр: Ары авылы янындагы басуда су чыкты. Бу Ары авылы халкы бәхетенә.

“Арыга кертеп җиткерә алсалар бу суны, авыл өчен искиткеч вакыйга була инде”, - диләр арылар. Күрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев