Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Ашыт" спорткомплексына яшьләр җыелды

"Ашыт" спорткомплексында бүген яшьләрне җыйдылар.

Авыл территорияләрендә яшәүче яшьләрдә актив гражданлык позициясе формалаштыру максатыннан, Татарстан Яшьләр эше министрлыгы "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясе ярдәмендә, ел саен уздырыла торган "Яшьләр вакыты" республика акциясе кысаларында  "Мөмкинлекләр вакыты" исемле яшьләр туры уздыра. Яшьләр туры үз эченә төрле халыкчан чараларны ала. Ул 22 август көнне Азнакайда старт алды һәм менә ниһаять, Әтнәгә дә килеп җитте. 

Асылы түбәндәгедән гыйбарәт - 14 -35 яшьлек авыл яшьләре арасында "Сила села" исемле эшлекле уен уздырыла. Ул 3 раундтан тора: авыл территориясе ресурсларын билгеләү, киләчәк территориясе образын күзаллау, яшь кешенең территория үсешенә шәхси өлешен планлаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев