Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә район Сабан туе быел да узып китте (фотомизгелләр)

Һәр елдагыча Әтнә районы Сабан туе Каенсар урманындагы аланлыкта узды.

Әтнә районы Сабан туе быел да Каенсар урманындагы аланлыкта узды. Иртәдән көн болытлап торса да, берничә тамчы яңгыр тамчысы төшеп куркытып алса да, һава торышы бозылмады. Әмма әледән-әле усалланып исеп куйган җил җылырак киенергә кирәклекне искәртеп торды. 

Әтнә районы Сабан туе күркәм традициягә әверелгән - мәйданга җигүле атлар керү белән башланып китте.  Ат арбасында гармунчылар, милли киемнән егет-кызлар утырган иде. Атлар почетный ике әйләнеш ясаганнан соң, мәйданнан чыгып киттеләр. Аннары мәйдан уртасында  тамаша башланды. Сабантуйның ачылышын бәйрәмгә килгән һәркем көтеп ала. 

- Сабантуй ачылышын гына карарга төшәм, - дип әйтүчеләр дә бар хәтта. Кемгә нәрсә ошый инде. 

Быел бәйрәм ачылышын тагын да үзгәрәк иткәннәр. Һәрвакыттагыча матур булды. Мәйданга килгән халык кулларына телефоннарын алып, әлеге мизгелне төшереп яки видеога яздырып алырга тырышты. 

Менә быелгы Сабан туе да башланып китте. Җыр-биюдән соң, котлаулар башланды. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов бәйрәмне ачып җибәрде. Кунак, якташыбыз Әсгать Сәфәров  котлавынна соң, алдынгыларны котладылар һәм дәүләт бүләкләре тапшырдылар. 

Тантаналы өлештән соң, мәйданда төрле уеннар башланып китте. Теләге булган һәркем үзен төрле уеннарда сынап карады. 

Уеннарга килгәндә, катык салынган табактан тимер акча эзләүдән дә кызыгы булмагандыр. Әй, азапланды кайберәүләр акчаны таба алмыйча. Тиз генә тартып чыгаручылар да булды. Әйтерсең алар, акчаның кайдалыгын чамаладылар кебек. Ә менә биек колгага атлап менүчене күпләрнең күргәне булмагандыр әле. "Маймыл" кебек бу, дип шаяртучылар да булды хәтта. Арча районы егете Айрат Тахавиев 19 секунд та колга очына кадәр менеп, әтәчне оясыннан чыгарып, җиргә очырып җибәрде.  Бәрәңге районыннан  Рәзиф Сафин когага 22 секунда эчендә менде. 

башка төр уеннарның да үз җиңүчеләре билгеләнде.

Быелгы Сабантуйның абсолют батыры булып Олы Мәңгәрдән Ирек Мөхәммәтшин калды. Яшьләр арасында Олы Әтнә егете Инсаф Абдуллин җиңүче. 
Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев