Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Азалия - Россия Кубогы җиңүчесе!

Кайда Мәскәү, кайда Әтнә, кайда Чиләбе...- менә бу ераклыкны Әтнәнең шахматчы кызы юкка чыгара да куя. Шулай да Мәскәү-Чиләбеләр Әтнәнең дөньяда барын беләме икән? Ә менә Азалияне алар инде онытмаячаклар!

21 марттан 29 мартка кадәр Казанда В.П. Яндемиров Мемориалы - шахмат буенча Россия Кубогы этабы узды. Әлеге зур бәйгедә безнең районнан өч шахматчы  -  1 сыйныф укучысы Сәгъдиев Раяз, 2 сыйныф укучысы Гарипова Инзилә һәм Татарстан халкы инде яхшы белгән Мифтахова Азалия катнашты. 

 Шахматчыларның тренерлары - Раил Шакиров. Мондый зур бәйгедә уенчыларыбызның беренче мәртәбә катнашуы. Шулай булса да, аларның берсе дә югалып калмый. Хәтта  шахмат дөньясына яңа аяк баскан Раяз да 3 очко туплый. Инзилә дә 3,5 очко җыя. "Россия Кубогы өчен бу начар күрсәткеч түгел", - ди тренерлары Раил Гамил улы. Билгеле, начар түгел.

9 уеннан торган бәйгедә 11 яшькә кадәрге кызлар (барысы -40)  арасында Азалия Мифтахова көндәшләрен җиңеп, 7очко туплый һәм өченче урын яулый. 

Беренче урынны алган Казан кызының очкосы да 8,5 очко гына. Икенче урын алган Чиләбе кызыныкы да - 7 очко, Азалиянеке белән тигез. "Безнең Азалия өстәмә күрсәткечләр буенча азга гына калышты", - ди тренерлары. 

4 урында - Яшел Үзән кызы, 5 тә- Казан, 6 да - Краснодар...

Азалия Әтнәгә  Диплом, медаль һәм акчалата бүләк белән кайтты. Барыбызга да бер кочак шатлык, бер кочак горурлык һәм Дан алып кайтты.

Әтнә кызы Азалия Мифтахова - Россия кубогы җиңүчесе! Шәп бит. Үрләрең алда булсын, мең дә бер  төрле ( бии дә, рәсем дә ясый... "Бәхет кошы" спектаклендә дә катнашты)  һөнәр белгән, Әтнә кызы!

Р.Шакиров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев