Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бала аштан ник баш тарта?

Мәктәптә иң актуаль мәсьәлә – балалар ашату

“Бала ашамыйча, азык тулы тәлинкәне кире илтеп куя икән, димәк проблема бар”, – дип саный районның мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алинә Мөхәмәтгалиева һәм методист Гөлшат Әхмәтгалиева белән узган әңгәмәбез нәкъ шул хакта – мәктәптә балаларны ашату турында булды.

– Дөрестән дә, бүгенге көндә мәктәптә иң актуаль мәсьәлә – балалар туклануы, – дип саный мәгариф мөдире.

Мәктәпләрдә балалар туклануын икегә бүлеп: кечкенәләр, ягъни, башлангыч сыйныфларда укучылар һәм V-XI сыйныфларда белем алучылар өчен дип карарга була. Чөнки, сер түгел, кечкенә һәм зуррак яшьтәге баланың физик мөмкинлеге генә түгел, ашауэчүгә ихтыяҗы да төрле. Шул сәбәпле күрәсең, Алинә Фирдинат кызы:

– Укучы балалар әлегә көн саен 32 сумлык күләмдә тукланалар. V-XI сыйныфлар өчен Яңа елдан соң ул 55 сумга күтәреләчәк. Башлангыч сыйныфларда ул әлегә 53 сум 41 тиен һәм ул да 55 сум булачак, – дип билгеләде

Атна башында шушы проблемага ачыклык кертү максатыннан районга азык-төлек һәм социаль туклану мәсьәләләре департаменты белгече кайткан. Узган җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов та катнашкан. “Ул да балаларның туклану сыйфаты өчен борчылуын белдерде, иң мөһиме – ризыкның сыйфатлы һәм тәмле булуын теләде. Шулай ук мәктәп җитәкчеләре дә әти-әниләр белән бу мәсьәләгә бәйле рәвештә җыелышлар уздылар», – диде. –

Биредә балаларны югары бәядән тукландыруга каршы чыгыш ясаучылар да булды. Әмма бүгенге көндә каядыр ашханәгә яки кафега кереп 50 сумга нәрсә ашап була соң? – ди ул.

Бәхәссез, хәзер гади генә камыр ризыгы 45-50 сум тора. Яисә, 50 сумга лимонсыз бер чынаяк чәй белән бер сынык ипи алырга була. Ә биредә тулы бер төшке аш тәкъдим ителә: без “второй” дип атаган ботка да, салат та, ит тә, чәй дә бирелә.

Ә менә аштан мәктәпләрдә баш тартканнар. Сәбәбе – балаларның ашны теләп ашамавында. Әлбәттә, яңа меню төзегәндә бала организмына тиешле калория керү, ягъни, баланслы туклану да исәпкә алынган.

Мәсьәләнең икенче ягы да бар: агач, тимер эшләнмәләрнең, хәтта шул ук балалар киемнәре, китап-дәфтәр бәяләре сизелерлек артты. Әмма баланың тиешенчә һәм сыйфатлы туклануы боларның барысыннан да мөһимрәк булуын истә тотсак иде.

– Безнең өчен өстенлекле юнәлеш – мәктәпләргә сыйфатлы азык кайтарту, – ди Гөлшат Әхмәтгалиева.

Бу исәптән, моңа кадәр кайтарылган “полуфабрикат”лардан баш тартуларын да ассызыкларга кирәк. Әти-әниләр, күбесенчә, итнең сыйфатына зарландылар. Бигрәк тә котлетның урта өлеше кызгылт булуга шикаять белдерүчеләр күп иде...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Замана узгэрде.Балаларны мэктэп тэ,ата-анада жинэ алмый.Хэзер мэктэптэ ашау-топ актуаль мэсьэлэ булып калган икэн. Эйтэм аны ботен хэчтеруш мэктэптэ укытучылар эшенэ тыкшынып,узлэренен белемсез башлары белэн,тегене укыт, моны ойрэт дип укытучыларнын канына тоз салып йорилэр.