Балаларга сумкалар өләштеләр
Ай дәвамында барган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә нәтиҗәләр ясалды.
Елның елында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акция районыбызда зурлап билгеләп үтелә. Быел да әлеге акцияне "Туган ягым паркында" зурлап билгеләп үттеләр.
Оешмалар, күмәк хуҗалыклар, шәфкатьле кешеләр ярдәме белән җыелган мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган сумкалар беренче һәм башка сыйныфка баручыларга бүләк ителде.
Бәйрәм чарасын Рафис Фатыйхов ачып җибәрде. Үз чыгышында ул акциядә актив катнашкан оешмаларга, кешеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
Районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт тә балаларга изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.
Барысы 11 мәктәп сумкасы һәм 72 пакет тапшырылды. Ә ул балаларның шатланганнарын күрсәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев