Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Барлык техника әзер..."

Бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу өчен шактый зур тырышлык куярга кирәк”, - ди Әтнә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов.

Бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу өчен шактый зур тырышлык куярга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Әтнә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов әйтте.

“Комбайнчылар, барлык техника һәм складлар - барысы да урып-җыюны башларга әзер. Игеннәрнең соң өлгерүе үзенекен итә. Уңышның тулысынча әзер булуын көтәбез, чөнки Әтнә - төньяк-көнбатышында урнашкан район. Дөрес, узган ел урып-җыю эшләрен иртә башлаган идек. Быел бер атнага соңга калырга туры килде. Нишләтәсең, табигатькә каршы килә алмыйбыз. Уракка кайчан төшә алуыбызны төгәл әйтә алмыйм, ләкин озакка сузмаска кирәк. Районда бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар 18, 9 гектар мәйданны били. Көннәр матур торса, барысы да көйле барыр. Быел бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу өчен шактый зур тырышлык куярга кирәк”, - диде Әтнә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/30/168749/

Фото: http://atnya-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев