Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Башланды! Кисәбез, төйибез, төзибез..."

Шулай диләр биредә эшләүчеләр. "Боз шәһәрчеге"н быел да төзи башладык..." - курку белмәс, туңмас ир-егетләребез эшенә сокланырлык.

Шулай итеп  "Боз шәһәрчеге" төзелә башлады. Дүшәмбе көнне оешмаларыбызда эшләүче ир-егетләр Олы Әтнә плотинасына боз кисәргә чыктылар. Бүгенге көндә боз кисү, төяү, бушату,  төзү эше тулы көченә бара. Кыскасы, "Боз шәһәрчеге"нең нигезе салына.

- Эш гөрли. Барлык оешмалардан да кешеләр бар. Минут тик торып булмый, шуңа күрә туңмыйбыз, - дип сөйли район мәдәният бүлеге мөдире, оештыручы, эшләтүче, эшләүче Азат Гыйльметдин улы Хәйретдинов. - Олы Әтнә плотинасында "Химия", "Ветстанция" оешмасы хезмәткәрләре  боз кисәләр, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы хезмәткәрләре кискән бозны төя п- бушаталар, калган оешма хезмәткәрләре шәһәрчекне төзиләр. Катнашмаган, тик торган бер кеше дә юк. Рәхмәттән башка бер сүз дә юк.

Шулай дип куанып сөйли Азат Хәйретдинов. Эш гөрләгәнгә кәефе дә күтәренке. Салкын тимәсен дә, туңмасыннар. Иртәнге сәгать 8.00 дән караңгы төшкәнче байтак вакыт, ә урамда җәй түгел. Ир-егетләребез сынатмас дип ышаныйк.

Рәдис Хисмәтуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев