Этнэ таны

Бассейнга су тутырып карадылар

Июль аенда бассейнда эш төгәлләнер, дип фараз итәләр.

Күрмәгәннең күрәсе килә. Ә бассейнны бигрәк тә. Чөнки Әтнәнең әлегә кадәр бассейн күргәне булмады. Шуңадыр без аның ачылганын түземсезлек белән көтәбез. Ни дәрәҗәдә әзер ул? Беләсегез киләдер.

    Кыскача, бер җөмлә белән әйтсәк, аның әзерлеген белгечләр 95 процент белән бәяли. " Күп эшләнде, төгәлләнү алды процессы бара", - диләр.   "Плиткаларны ябыштырып бетергән идек, азрак үзгәреш керү сәбәпле, кире плиткаларны  сүтеп, яңадан  эшләп бетереп киләбез. Төзелеш эше күпчелек җирдә бетте,  бүгенге көндә бассейн эчендә юу-җыештыру эшләре бара. Әтнәдән килеп эшләүче хатын-кызлар да бар. Юып-чистартып, булган бүлмәләрне бикләп барабыз",- дип   ачыклык кертәләр.

       Безгә бит бассейны кирәк, анысы ни дәрәҗәдә?

     Бассейн эчендә  ике коену урыны бар - берсе зур бассейн - олылар өчен; икенчесе - кечкенә бассейн - балалар өчен. Кечкенә бассейнга су тутырып караганнар инде. Бу билгеле чиста су түгел, бары аккан-тамган җирләрне, суны тотамы-тотмыймы икәнлеген тикшерү, рельефын карау  өчен эшләнгән.  "Нәтиҗәсе әйбәт,  балалар бассейны суны тота", - диделәр. Зурысына бу атнада тутырып карыйсылар суны. Әгәр зурлар өчен булган бассейн да суны яхшы тотса,  суны фильтрлар белән чистарту эше башланачак",- дип аңлаталар биредә  эшләүчеләр.

Реклама

- Утлар, сигнализацияләр,  янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче сигнализацияләр да куелды беркөнне. Видеокүзәтү дә бар инде. Ишекалдындагы җирләрне дә тигезләп бетереп киләләр. Июль аенда биредә эш төгәлләнер, дип уйлыйбыз, - ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин да.

Карап йөрисездер матур, җыйнак. Эче дә җанга ятышлы.

     Бассейнның эше белән танышу өчен безнең җитәкчеләр шушы көннәрдә Дербышкага да барып кайтканнар. Чөнки анда да  "Ракета" стадионы артында  нәкъ менә бездәге проект белән салынган  бассейн бар икән. Ул  февраль ае башында эшли башлаган. 

    Менә шундый эшләр. Күпкә түзгәнне азга түзсәк, бассейнлы булабыз. Коену костюмнарыгызны әзерли торыгыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: